Алексеевск ш.т.п. идарәче компаниясе җитәкчесен торак йортларны карап тоту һәм ремонтлау кагыйдәләрен бозган өчен административ җаваплылыкка тарту турында

2017 елның 1 августы, сишәмбе

Чистай ЗТИ инспекторы, "Алексеевск районы идарәче компаниясе" ҖЧҖ карата үткәрелгән планлы тикшерү кысаларында Алексеевск ш.т.п. Пионер урамы буенча 2 номерлы күпфатирлы торак йортны карау нәтиҗәсендә, Торак фондын техник эксплуатацияләү кагыйдәләре һәм нормалары бозылу очракларын ачыклады, мисал өчен: йорт нигезенең күпере төзек түгел (урыны-урыны белән ярыклары бар); цоколь штукатуркасы яргаланган; җилләткеч торбаларының баш өлеше җимерек; подъездларга керә торган ишекләр буялмаган; подъездларга керә торган ишекләр өслеге җимерек.

Ачыкланган җитешсезлекләр Алексеевск ш.т.п. Пионер урамы буенча 2 номерлы торак йорт белән идарә итүче "Алексеевск районы идарәче компаниясе" ҖЧҖ директорына карата РФ КоАП 7.22 статьясы буенча административ эш кузгатуга сәбәп булды.

ЧЗТИ башлыгы карары нигезендә "Алексеевск районы идарәче компаниясе" ҖЧҖ директоры гаепле дип танылды һәм 7.22 статьясы буенча 4000 сум күләмендәге штраф рәвешендә административ җаваплылыкка тартылды. 

Ачыкланган җитешсезлекләрне бетерү өчен "Алексеевск районы идарәче компаниясе" ҖЧҖ карата күрсәтмә бирелде, аның үтәлешен инспекция тикшереп тора.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International