Чистай шәһәре идарәче компаниясе җитәкчесен торак йортларны карап тоту һәм ремонтлау кагыйдәләрен бозган өчен административ җаваплылыкка тарту турында

2017 елның 31 июле, дүшәмбе

Чистай ЗТИ инспекторы, Чистай ш. Урицкий урамы буенча 95 номерлы күпфатирлы торак йортны "Безнең йорт" ИК ҖЧҖ карата үткәрелгән планлы тикшерү кысаларында карау нәтиҗәсендә, Торак фондын техник эксплуатацияләү кагыйдәләре һәм нормалары бозылу очракларын ачыклады, мисал өчен: йорт нигезендәге күперчектә җитешсезлекләр бар; подвал бүлмәсе чүп-чар белән тулган; инженерлык җайланмалары төзек булмау һәм аннан су агу нәтиҗәсендә подвал бинасын су баскан.

Ачыкланган җитешсезлекләр Чистай ш. Урицкий урамы буенча 95 номерлы торак йорт белән идарә итүче "Безнең йорт" ИК ҖЧҖ директорына карата РФ КоАП 7.22 статьясы буенча административ эш кузгату өчен сәбәп булды.

ЧЗТИ башлыгы карары нигезендә "Безнең йорт" ИК ҖЧҖ директоры гаепле дип танылды һәм 7.22 статьясы буенча 4000 сум күләмендәге штраф рәвешендә административ җаваплылыкка тартылды. 

Ачыкланган җитешсезлекләрне бетерү өчен "Безнең йорт" ИК ҖЧҖ карата күрсәтмә бирелде, аның үтәлешен инспекция тикшереп тора.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International