Югары Ослан авылының Автодорожная урамы буенча 2 санлы йортны капиталь төзекләндерү барышын тикшергәндә ТР Дәүләт торак инспекциясенең Үзәк инспекторлык бүлеге инспекторлары җылыту системасын төзекләндергәндә эш башкару технологияләре бозылуны ачыклады: торбаүткәргечләр түшәмәләр аша үткән урыннарда гильзалар юк һәм монтаж уемнары капланмаган, эш башкару сроклары үтәлмәгән, шулай ук куркынычсызлык техникасы да бозылган. Техник заказчыга – Югары Ослан МР Башкарма комитетына ачыкланган җитешсезлекләрне юкка чыгару турында инспекция тарафыннан күрсәтмә бирелде.
Күрсәтелгән эшләрнең үтәлеше инспекция контрольлегенә алынды.