Казан шәһәре торак инспекциясенә "Идел буе идарәче компаниясе" ҖЧҖ тарафыннан Р.Зорге урамы буенча 70 номерлы йортта торак-коммуналь хезмәтләренең җиткерелүе канәгатьләндерерлек булмауга карата мөрәҗәгать килде, атап әйткәндә, йортның подвал бинасын су баскан иде.
2017 елның 6 июлендә урынга чыгып планнан тыш үткәрелгән тикшерү барышында КШТИ инспекторы тарафыннан мөрәҗәгатьтә бәян ителгән дәлилләр расланды. Йорт эчендәге явым-төшем канализациясенең төзексезлеге аркасында подвалларда дым бар, фундаментлар, конструкцияләр нигезендә грунт суланган.
Торак фондын техник эксплуатацияләү кагыйдәләрен һәм нормаларын бозган өчен "Идел буе районы идарәче компаниясе" ҖЧҖ вазыйфаи заты торак инспекциясе карары нигезендә, 4000 сум күләмендә штраф салынып, административ җаваплылыкка тартылды. Моннан тыш, ачыкланган җитешсезлекләрне бетерү турында күрсәтмә бирелде. Күрсәтмә КШТИ контролендә.