Казан шәһәре торак инспекциясенә Декабристлар урамы буенча 160 номерлы йорт ("Мәскәү районы ТКХ ИК" ҖЧҖ) буенча коммуналь хезмәтләргә исәпләнгән түләүләргә кагылышлы мөрәҗәгать килде.
Планнан тыш документар тикшерү барышында Казан шәһәре торак инспекциясе ачыклаганча, "җылыту" хезмәте буенча түләүләр 232,30 кв. метр мәйданлы торак булмаган биналарны исәпкә алмыйча, йорттагы гомуми җылылык энергиясен исәпкә алу төене буенча гамәлгә ашырыла, ә бу исә РФ Хөкүмәтенең 354 номерлы карарының 42 һәм 43 пунктларын бозу булып санала.
Шулай ук, ИК биргән мәгълүматларга караганда, "гомуми милекне карап тотуда электр белән тәэмин итү" хезмәте өчен тариф исәпләү эше подвал һәм чорма мәйданнарын үз эченә ала торган гомуми файдалану урыннары мәйданнарыннан чыгып гамәлгә ашырыла.
Ләкин, ИК тарафыннан тапшырылган документларда чорманың булуы, аның мәйданы турында раслаучы документлар, шулай ук чорма бинасын яктыртуны раслый торган документлар да юк. Шуңа бәйле рәвештә, "гомуми милекне карап тотуда электр белән тәэмин итү" өчен ИК тарафыннан исәпләнгән тариф документаль рәвештә беркетелмәгән, түләү хисаплау өчен нигез булып хезмәт итә алмый һәм хокуклы булып саналмый.
КШТИ тарафыннан идарәче оешмага карата ачыкланган җитешсезлекләрне бетерү турында күрсәтмә бирелде. "Мәскәү районы ТКХ ИК" ҖЧҖ ачыкланган җитешсезлекне билгеләнгән вакытта бетерде, түләүләрне яңадан хисаплады. "Җылыту" хезмәте буенча торак биналарның коммуналь хезмәтләреннән файдаланучыларына кайтарып бирелгән сумма – 70 024,87 сум, "гомуми милекне карап тотуда электр белән тәэмин итү" хезмәте буенча 36 182,92 сум тәшкил итте.