Бөгелмә ш. "торак йортларны карап тоту һәм ремонтлау кагыйдәләре" бозылу

2017 елның 19 июле, чәршәмбе

Бөгелмә шәһәренең Нефтьчеләр урамы буенча 69 нчы торак йортта яшәүчеләрнең күмәк мөрәҗәгатен карап тикшерү барышында Бөгелмә зонасы торак инспекциясе "торак йортларны карап тоту һәм ремонтлау кагыйдәләре" бозылу очракларын ачыклады, ә атап әйткәндә: подвалны яңгыр сулары баскан, йорт яны территориясендә карт агачлар үсеп утыра (5 м түбәнрәк), өч фатирның түбәсеннән су үтә.  Тикшерү нәтиҗәләре буенча РФ КоАП 7.22 статьясы буенча "Уют" торак милекчеләре ширкәте рәисенә 4000 сум күләмендә штраф салынып, административ хокук бозу турында беркетмә төзелде. Җитешсезлекләрне бетерү турында күрсәтмә бирелде. Әлеге торак йорт 1959 елда төзелгән, иске, түбәнең тотып торучы конструкцияләре зур дәрәҗәдә таушалган.  ТФМ белешмәләренә караганда, түбәне ремонтлау 2040 елга планлаштырылган. Бөгелмә районы Башкарма комитеты җитәкчесе адресына торак йортны иртәрәк чорда капиталь ремонт программасына кертү турындагы мәсьәләне карап тикшерү зарурлыгы хакында хат җибәрелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International