Теләче авылының Кооператив урамы буенча 5 а санлы йорт буенча түбәне капиталь ремонтлау барышын тикшергәндә ТР Дәүләт торак инспекциясенең үзәк инспекторлык бүлеге белгечләре тигез түбәне ремонтлаганда һәм җитештерү эшләрен башкарганда эш башкару технологияләренең бозылу очракларын, шулай ук чорма бүлмәсендә төзелеш калдыкларының булуын ачыклады. Техник заказчыга – Теләче МР Башкарма комитетына инспекция тарафыннан ачыкланган җитешсезлекләрне бетерү күрсәтмәсе бирелде.
Күрсәтелгән эшләрнең үтәлеше инспекция контрольлегенә алынды.