Татарстан Республикасы буенча кулланучыларның хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт идарәсе 2017 елның 12 июлендә Түбән Кама шәһәрендә һәм Түбән Кама районында, Чистай шәһәрендә һәм Чистай районында, Нурлат шәһәрендә һәм Нурлат районында яшәүчеләр белән видеоконференция рәвешендәге "ТКХда сезнең хокукларыгыз – аларны якларга өйрән" проектын башлап җибәрде.
Кирәкле эшләрне оештыру өчен Идарәнең, ТР ДТИ, шәһәрләрнең һәм районнардагы хакимиятләренең тиешле структур бүлекчәләре арасында хезмәттәшлек җайга салынды. Видеоконференция элемтәсе Идарәнең тиешле территориаль бүлекләре территорияләрендә Чистай һәм Нурлат районнарында да үткәрелде.
Күрсәтелгән проектта ЧЗТИ башлыгы (Идарәнең Казан ш., З.Кызыл ур., 30 й. адресында урнашкан бинасында) һәм ЧЗТИ консультанты (Идарәнең Чистай территориаль бүлегендә, Чистай ш., Фрунзе ур., 24 й. адресы буенча) катнашты.
Югарыда телгә алынган районнарда яшәүчеләр турыдан-туры видеоконференция тәртибендә консультацияләр һәм үзләрен кызыксындырган сорауларга аңлатмалар алу мөмкинлегенә ия булдылар.
Чистай ЗТИ тикшереп тора торган районнарда яшәүче гражданнар тарафыннан 4: Чистай шәһәрендә яшәүчеләрдән һәм Нурлат районы авыл җирлекләреннән 2шәр сорау бирелде. Асылда, чистайлылар биргән сораулар күршеләр белән ике арадагы мөнәсәбәтләргә бәйле, ә Нурлат районында яшәүчеләрне эчә торган суның начар сыйфатлы булуы борчый.
Мөрәҗәгать итүче гражданнарга барлык сораулар буенча да аңлатмалар бирелде.