Торак-коммуналь хезмәтләре өчен түләү хисаплаудагы хаталар өчен административ җаваплылыкка тарту турында

2017 елның 5 июле, чәршәмбе

Зәй шәһәренең Жуков урамы буенча 7 санлы торак йортта яшәүчеләрнең йортның гомуми ихтыяҗлары өчен кайнар, салкын су һәм электр энергиясе белән тәэмин итү хезмәтләренә исәпләнгән түләү белән килешмәүләре турында күмәк мөрәҗәгатен карау буенча Түбән Кама зонасы торак инспекциясе үткәргән планнан тыш тикшерү нәтиҗәсендә һәм ачыкланган җитешсезлек очраклары буенча "Доверие" ТМШ идарәче оешмасы Татарстан Республикасы Административ хокук бозулар турында кодексының 2.11 статьясы ("күпфатирлы йортлар белән идарә итү өлкәсендә гражданнарның торак хокукларын яклауны тәэмин итү турында Татарстан Республикасы законнарындагы таләпләрнең үтәлмәве") һәм җәмәгать суды карары нигезендә 40 мең сум күләмендә штраф рәвешендә административ җәзага тартылды.

ТКЗТИ күрсәтмәсе нигезендә җитешсезлекләр бетерелде, элек хисапланган түләүләр законнардагы таләпләргә туры китерелде: йортта яшәүчеләр файдасына йортның гомуми ихтыяҗлары өчен коммуналь хезмәтләргә гомуми 28136 сум күләмендә түләүләр яңадан хисапланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International