Түбән Кама шәһәренең Гагарин урамы буенча 26 номерлы йортта яшәүченең мөрәҗәгатен карау барышында йортта гомуми милекне карап тоту һәм ремонтлау кагыйдәләрен бозу очраклары ачыкланды - подвал бинасын су баскан, кертү-бүлү җайланмасы ишекләре ябык түгел, лифтларның ишекләре төбендә бусага өлеше җимерек, йорт яны территориясендә утыргычлар һәм чүплек савытлары юк.
Үткәрелгән тикшерү нәтиҗәсендә "Жилтехсервис" ТКХ ИК ҖЧҖ идарәче компаниясенең вазыйфаи заты Түбән Кама зонасы торак инспекциясе башлыгы карары нигезендә Россия Федерациясе Административ хокук бозулар турында кодексының 7.22 статьясы буенча ("торак йортларны карап тоту һәм ремонтлау кагыйдәләрен бозу"), 5000 сум күләмендә штраф салынып, административ җаваплылыкка тартылды.
"Жилтехсервис" ТКХ ИК ҖЧҖ инспекция тарафыннан билгеләнгән тәртиптә 2017 елның 04 августына кадәр ачыкланган җитешсезлекләрне бетерү күрсәтмәсе бирелде.
Күрсәтелгән эшләрнең үтәлеше инспекция контрольлегенә алынды.