Чаллы шәһәре идарәче оешмасы тарафыннан "торак йортларны карап тоту һәм ремонтлау кагыйдәләре", шулай ук "халыкны коммуналь хезмәтләре белән тәэмин итү нормативлары" бозылу

2017 елның 4 июле, сишәмбе

Чаллы шәһәренең Ш.Усманов урамы буенча 129 номерлы күпфатирлы торак йортта 310 номерлы фатирда яшәүченең мөрәҗәгатен карап тикшерү барышында Түбән Кама зонасы торак инспекциясе "торак йортларны карап тоту һәм ремонтлау кагыйдәләре", шулай ук "халыкны коммуналь хезмәтләре белән тәэмин итү нормативлары" бозылу очракларын ачыклады, ә атап әйткәндә: 310 номерлы фатирның барлык бүлмәләрендә, баскыч мәйданчыклары стеналарында һәм 20нче подъездның катлар арасындагы электр щитында су басудан калган дым эзләре, шулай ук фатир эчендә электр чыбыкларының зыян килгән өлешләре ачыкланды.Тикшерү нәтиҗәсендә, РФ КоАП 7.22 ст. буенча 40 000 сум күләмендә штраф салынып һәм РФ КоАП 7.23 ст. буенча 5 000 сум күләмендә штраф салынып, "Камстройсервис" ТЭИ" ҖЧҖ юридик затына карата административ хокук бозу турында 2 беркетмә төзелде. Шулай ук ачыкланган бозуларны бетерү турында күрсәтмә бирелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International