Бөгелмә зонасы торак инспекциясенә Бөгелмә шәһәренең Калинин урамы буенча 67 санлы торак йортта түбә япмасының төзексез булуына кагылышлы мөрәҗәгать килде.Бөгелмә зонасы торак инспекциясе тарафыннан үткәрелгән тикшерү барышында ачыкланганча, “Таң” ТМШ торак законнары таләпләре һәм Торак фондын техник эксплуатацияләү кагыйдәләре һәм нормалары бозылуга юл куйган. Тикшерү барышында мөрәҗәгать итүченең фатирында түшәмдә түбәдән су үтү эзләре ачыкланды.Торак йортны карап тоту һәм ремонтлау кагыйдәләрен бозган өчен “Таң” ТМШ рәисе Бөгелмә зонасы торак инспекциясе карары нигезендә РФ КоАП 7.22 ст. буенча, административ штраф салынып, административ җаваплылыкка тартылды.Хәзерге вакытта БЗТИ күрсәтелгән эшләрнең үтәлешен тикшереп тора.