Гомуми милекне карап тоту кагыйдәләрен бозган өчен административ җаваплылыкка тарту хакында

2017 елның 29 июне, пәнҗешәмбе

Гражданнарның мөрәҗәгатен карап тикшерү барышында үзәк инспекторлык бүлеге белгечләре Буа шәһәренең Р.Люксембург урамы буенча 173 номерлы йортта РФ Хөкүмәтенең 13.08.2006 № 491 Карары белән расланган Күпфатирлы йортта гомуми милекне карап тоту кагыйдәләре бозылу очракларын ачыклады, ә атап әйткәндә: бер фатир милекчесе керә торган ишекне куйдырганда күрше фатирның керә торган ишеге өстендә тимер-бетон беркеткечкә хилафлык китерелгән.Әлеге җитешсезлек очрагы буенча аталган милекчегә карата РФ КоАП 7.21 статьясы буенча административ хокук бозу турында беркетмә төзелде. Торак инспекциясе карары нигезендә җитешсезлеккә юл куйган милекче РФ КоАП 7.21 ст. буенча 1000 сум күләмендәге административ штраф рәвешендә административ җаваплылыкка тартылды.Моннан тыш, күрсәтелгән җитешсезлек очрагына юл куйган фатир милекчесенә карата махсуслаштырылган оешманы җәлеп итеп, җитешсезлекне юкка чыгару турында инспекция тарафыннан күрсәтмә бирелде.Күрсәтелгән эшләрнең үтәлеше инспекция контрольлегенә алынды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International