Казан шәһәре торак инспекциясе катнашында Казан ш. Татарстан урамы буенча йортларны су басу проблемасы хәл ителде

2017 елның 16 июне, җомга

Казан шәһәре торак инспекциясенә Татарстан урамы буенча 3/2 номерлы йортта "Иске шәһәр идарәче компаниясе" ҖЧҖ тарафыннан торак-коммуналь хезмәтләренең сыйфатлы күрсәтелмәвенә бәйле мөрәҗәгать килеп иреште.

Йортта яшәүчеләр үзләренең мөрәҗәгатендә подвал бинасын даими рәвештә су басуга зарлана, бу хакта алар берничә мәртәбә идарәче компаниягә хәбәр иткәннәр. Озак вакыт дәвамында су басу аркасында фатирларда черкиләр һәм вак чебеннәр барлыкка килгән.

2017 елның 06 февралендә планнан тыш урынга чыгып тикшерү барышында КШТИ инспекторы тарафыннан повал бинасын су басу факты билгеләнде. "Иске шәһәр идарәче компаниясе" ҖЧҖ мәгълүматлары буенча подвал бинасын су баскан, шул исәптән "Водоканал" МУП балансында торучы урамдагы коеларга чүп тулу сәбәпле. 

Торак йортны карап тоту кагыйдәләрен бозган өчен "Иске шәһәр идарәче компаниясе" ҖЧҖ вазыйфаи заты торак инспекциясе карары нигезендә, 4 000 сум күләмендә штраф салынып, административ җаваплылыкка тартылды, Идарәче компания адресына ачыкланган җитешсезлекләрне юкка чыгару турында күрсәтмә бирелде. Моннан тыш, "Водоканал" МУП вәкилләре белән берлектә, тышкы коелардан су күтәрелүгә сәбәпче булган һәм нәтиҗәдә йорт канализациясенең норматив режимда эшләү мөмкинлеген юкка чыгарган тышкы челтәрләрнең искергән өлешен ремонтлау вакыты билгеләнде.

Күрсәтмәне тикшерү нәтиҗәләре буенча ачыкланганча, "Водоканал" МУП тарафыннан Татарстан урамы буенча инженерлык коммуникацияләренә ремонт үткәрелгәннән соң подвал бинасы киптерелгән, дизенсекцияләнгән һәм дератизацияләнгән.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International