2017 елның 26 маенда Әлмәт зонасы торак инспекциясенә Әлмәт шәһәре прокурорының юридик зат – "ЖЭУ №13" җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятенә карата РФ КоАП 13.19.2 ст. 1 өлеше буенча административ хокук бозу эше буенча эш кузгату турындагы карары килеп иреште. Шәһәр прокуратурасы тарафыннан үткәрелгән тикшерү барышында ачыкланганча, "ЖЭУ №13" ҖЧҖ офис бинасындагы һәркем күрә ала торган мәгълүмат стендларында (баганаларында) РФ Хөкүмәтенең 23.09.2010 № 731 карары белән расланган Күпфатирлы йортлар белән идарә итү өлкәсендә эшчәнлек башкаручы оешмалар тарафыннан мәгълүмат ачу стандартында каралган мәгълүмат тулы күләмдә урнаштырылмаган.РФ Хөкүмәтенең 23.09.2010 № 731 карары белән расланган Күпфатирлы йортлар белән идарә итү өлкәсендә эшчәнлек башкаручы оешмалар тарафыннан мәгълүмат ачу стандартының 5 пункты буенча идарәче оешмалар тарафыннан мәгълүмат аны идарәче оешма бинасындагы мәгълүмат стендларында (баганаларында) урнаштыру юлы белән ачыла. "ЖЭУ №13" җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятенең гамәлләрендә РФ КоАП 13.19.2 ст. 1 өлешендә каралган административ хокук бозу составы күзәтелә – торак-коммуналь хуҗалыгының дәүләт мәгълүмат системасында мәгълүмат урнаштыру тәртибен бозу. 2017 елның 05 июнендә административ эш материаллары Әлмәт зонасы торак инспекциясендә карап тикшерелде. Карап тикшерү нәтиҗәләре буенча юридик зат – "ЖЭУ №13" җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте РФ КоАП 13.19.2 ст. 1 өлеше буенча административ җаваплылыкка тартылды һәм аңа 30 000 сум күләмендә штраф салынды.