"КомСервис ИК" ҖЧҖ гражданнарга түләү өчен нигезсез исәпләнгән акча чараларын кайтарып бирде

2017 елның 26 июне, дүшәмбе

Гражданинның мөрәҗәгатен карап тикшерү барышында ТР ДТИ "КомСервис ИК" ҖЧҖ тарафыннан гражданинга, бер үк вакытта торак бинаны карап тоткан өчен түләү хисаплап, дәгъвалык эшен алып бару өчен ят оешмаларны җәлеп итүгә бәйле рәвештә барлыкка килгән чыгымнарны каплау өчен дә нигезсез түләү чыгарылу фактын ачыклады.Югарыда күрсәтелгән мөрәҗәгатьне ТР ДТИ тарафыннан карау нәтиҗәсендә, "КомСервис" ҖЧҖ тарафыннан үз идарәлегендә булган барлык күпфатирлы йортлар буенча хисапланган түләүләргә карата күрсәтелгән җитешсезлек очрагы буенча анализ ясалды һәм күрсәтелгән хезмәт буенча гомуми 102 мең 500 сумлык түләү гражданнар файдасына яңадан хисапланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International