Нурлат ш. идарәче оешмалары тарафыннан Чистай ЗТИ күрсәтмәләренең үтәлешен тикшерү нәтиҗәләре хакында

2017 елның 20 июне, сишәмбе

2016 елның ноябрендә Нурлат шәһәрендә Чистай ЗТИ тарафыннан күпфатирлы торак йортларда идарәче оешмаларның йорт эчендәге газ җайланмасын тиешенчә карап тоту буенча таләпләрне үтәве предметына карата инспекция тикшеренүләре уздырылды. Тикшерү нәтиҗәсендә кайбер күпфатирлы йортларда йорт эчендәге газ җайланмаларын карап тоту өлешендә торак фондын техник эксплуатацияләү кагыйдәләре һәм нормалары бозылу очраклары ачыкланды: фасадтагы газүткәргечләрнең кронштейннарын беркеткечләр бушаган; газ белән тәэмин итү буенча торбаүткәргечләр асылынып тора; газүткәргечләрнең буяу өслеге бозылган. Ачыкланган җитешсезлекләрне юкка чыгару өчен Нурлат ш. идарәче оешмаларына күрсәтмәләр бирелде.2017 елның 8 июнендә Чистай ЗТИ тарафыннан аталган күрсәтмәләрнең үтәлеше тикшерелде.Тикшерү нәтиҗәсендә ачыкланганча, "Уют" ИК ҖЧҖ идарәче оешмасы тарафыннан барлык 6 күрсәтмә дә үз вакытында үтәлгән, актлар белән ябылган. "Экодом" ҖЧҖ идарәче оешмасы тарафыннан 8 күрсәтмә үтәлгән, актлар белән ябылган; 1 күрсәтмә буенча эшләр башкарылмаган, бу хакта "Экодом" ҖЧҖ карата РФ КоАП 19.5 ст. 1 өлеше буенча беркетмә төзелде. "Яшьлек" ҖЧҖ идарәче оешмасы тарафыннан 7 күрсәтмә үтәлгән, актлар белән ябылган; 2 күрсәтмә буенча җитешсезлекләр бетерелмәгән, бу хакта "Яшьлек" ҖЧҖ карата РФ КоАП 19.5 ст. 1 өлеше буенча 2 беркетмә төзелде.Административ хокук бозу эшләре карап тикшерү өчен ведомство карамагы буенча Нурлат районы җәмәгать судына җибәрелде.Шуңа бәйле рәвештә, җитешсезлекләр юкка чыгарлымыйча калдырылганга, яңа күрсәтмәләр бирелде, аларның үтәлеше Чистай ЗТИ контролендә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International