Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының "Татарстан Республикасы шәһәрләре һәм муниципаль районнары территорияләрен чистарту буенча санитар-экология икеайлыгы турында" 21.03.2017 № 527-р боерыгын үтәү максатында Түбән Кама зонасы торак инспекциясе тарафыннан 2017 елның 01 апреленнән 31 маена кадәрге чорда Түбән Кама, Зәй һәм Яңа Чишмә муниципаль районнарында 143 йорт яны территориясе тикшерелде.Үткәрелгән тикшерүләр нәтиҗәсендә һәм йорт яны территорияләренең санитар торышы, балаларның уен мәйданчыкларын, чүп әрҗәләре урнаштырылган урыннарны һәм адрес атрибутикасын карап тоту өлешендә ачыкланган 157 җитешсезлек очрагы буенча Түбән Кама зонасы торак инспекциясе тарафыннан идарәче оешмаларга карата 92 күрсәтмә бирелде.2017 елның 31 маена карата инспекция тарафыннан бирелгән барлык күрсәтмәләр дә тулы күләмдә үтәлде, ачыкланган җитешсезлек очраклары юкка чыгарылды.