Спас районының Болгар шәһәрендә Гордеев урамы буенча 5, 7, 9 санлы күпфатирлы торак йортларны тикшерү нәтиҗәләре буенча Чистай ЗТИ инспекторы идарәче оешма тарафыннан баскычлы урыннарны карап тоту һәм ремонтлау өлешендә торак фондын техник эксплуатацияләү кагыйдәләре һәм нормалары бозылу очракларын ачыклады, ә атап әйткәндә: аерым-аерым урыннарда керамик плитәдән ясалган идән капламы җимерек. Ачыкланган җитешсезлекләрне юкка чыгару өчен идарәче оешма җитәкчесенә күрсәтмәләр бирелде.
2017 елның 1 июнендә Чистай ЗТИ тарафыннан аталган күрсәтмәләрнең үтәлеше тикшерелде.
Тикшерү барышында ачыкланганча, күрсәтмәләр үтәлмәгән, шуңа бәйле рәвештә идарәче компания директорына карата РФ КоАП 19.5 ст. 1 өлеше буенча 3 беркетмә төзелде. Административ хокук бозу эше карап тикшерү өчен ведомство карамагы буенча Спас районы җәмәгать судына җибәрелде.
Шуңа бәйле рәвештә, җитешсезлекләр юкка чыгарлымыйча калдырылганга, яңа күрсәтмәләр бирелде, аларның үтәлеше Чистай ЗТИ контролендә.