Кулланучыларның хокуклары һәм мәнфәгатьләре бозылу

2017 елның 7 июне, чәршәмбе

Чаллы зонасы торак инспекциясенә Чаллы шәһәрендә яшәүченең "электр белән тәэмин итү" буенча коммуналь хезмәте туктатылуга бәйле шикаять белән мөрәҗәгать итүе нигезендә планнан тыш тикшерү үткәрелде. Планнан тыш үткәрелгән тикшерү барышында ачыкланганча, "электр белән тәэмин итү" коммуналь хезмәтен туктату нигезсез башкарылган. Шуңа бәйле рәвештә, "Челныстройремонт" идарәче оешмасы" ҖЧҖ  идарәче оешмасының юридик заты РФ КоАП 7.23 статьясы буенча административ җаваплылыкка тартылды һәм аңа карата 5000 сум күләмендә административ штраф салынды. Электр белән тәэмин итү нормага салынды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International