Казан шәһәре торак инспекциясенә Р.Зорге урамы буенча 86 номерлы йортта "Идел буе районы идарәче компаниясе" ҖЧҖ тарафыннан торак-коммуналь хезмәтләренең сыйфатлы күрсәтелмәвенә бәйле мөрәҗәгать килеп иреште.
2017 елның 07 апрелендә үткәрелгән планнан тыш урынга чыгып тикшерү барышында КШТИ инспекторы тарафыннан түбәндәге җитешсезлек очраклары ачыкланды: йортның түбә торышы канәгатьләндерерлек түгел һәм подвал бинасында җылыта торган торбаның бер өлеше төзек түгел.
Торак йортны карап тоту кагыйдәләрен бозган өчен "Идел буе районы идарәче компаниясе" ҖЧҖ вазыйфаи заты Казан шәһәре торак инспекциясе карары нигезендә, 40000 сум күләмендә штраф салынып, административ җаваплылыкка тартылды. Моннан тыш, ачыкланган җитешсезлекләрне бетерү турында күрсәтмә бирелде. Күрсәтмәнең үтәлеше КШТИ контроленә алынды.