2017 елның маенда Чистай ЗТИ тарафыннан юридик затларга карата планнан тыш урынга чыгып 32 тикшерү үткәрелде, аларның 13 – элек бирелгән күрсәтмәләрнең үтәлешен тикшерү буенча һәм 19 тикшерү ЧЗТИ гражданнардан кергән мөрәҗәгатьләргә бәйле. Шулай ук 2017 елның май аенда Чистай ЗТИ тарафыннан торак йортларда идарәче оешмаларның йорт яны территорияләренең санитар чистарту буенча чараларны үтәве предметына карата тикшерүләр; капиталь ремонт программасына кертелгән торак йортларны, шулай ук Гражданнарны аварияле торак фондыннан күчерү программасы буенча төзелә торган торак йортларны караулар үткәрелде. Үткәрелгән тикшерүләр кысасында барлыгы гомуми мәйданы 573,24 мең кв. метр булган 232 торак йорт тикшерелде; торак фондын техник эксплуатацияләү кагыйдәләре һәм нормалары бозылуның 232 очрагы ачыкланды. Җитешсезлекләрне бетерү өчен 91 күрсәтмә бирелде. Тикшерелгән күрсәтмәләрдән 12 күрсәтмә билгеләнгән вакытында үтәлгән, актлар белән ябылган. 1 күрсәтмәне үтәмәгән өчен РФ КоАП 19.5 ст. 1 өлеше буенча беркетмә төзелде, административ эш карап тикшерү өчен җәмәгать судына җибәрелде.
2017 елның маенда Чистай ЗТИ гражданнардан 31 язмача мөрәҗәгать керде. Килгән мөрәҗәгатьләрнең 10сы урынга чыгып тикшерелде, аларның 8е инспекция контрольлегенә алынды (күрсәтмәләр бирелде); 9 мөрәҗәгать буенча документар тикшерүләр үткәрелде.
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Татарстан Республикасында торак пунктларның территорияләрен чистарту буенча санитар-экологик икеайлык турындагы 21.03.2017 ел, № 527-р боерыгын үтәү максатында 2017 елның маенда Чистай ЗТИ тарафыннан тикшереп торылучы районнарда 136 торак йортның йорт яны территориясендә инспекция тикшерүләре уздырылды. 68 торак йортның йорт яны территориясендә санитар торыш канәгатьләндерерлек түгел, чүп-чар бар иде. Ачыкланган җитешсезлекләрне бетерү өчен идарәче оешмаларга 68 күрсәтмә бирелде, аларның 58е үтәлгән. 2 күрсәтмәне үтәмәгән өчен РФ КоАП 19.5 ст. 1 өлеше буенча 2 беркетмә төзелде, административ хокук бозулар турындагы эшләр карап тикшерү өчен җәмәгать судына җибәрелде. 10 күрсәтмәнең үтәлеше ЧЗТИ контролендә.
2017 елның маенда элек административ җаваплылыкка тартылган затлар тарафыннан барлыгы 5 мең сумлык штраф түләнде.
Идарәче оешмалардан алынган мәгълүматларга караганда, 2017 елның май аенда идарәче оешмалар тарафыннан Чистай ЗТИ күрсәтмәләре нигезендә 130 мең сумлык эшләр башкарылган.