"Центральный" ИК МУП тарафыннан күпфатирлы йортлар белән идарә итүдә эшкуарлык эшчәнлеген гамәлгә ашыру кагыйдәләре бозылу

2017 елның 31 мае, чәршәмбе

Халыклар дуслыгы проспекты буенча 1 санлы торак йортның "Центральный" ИК МУП карата Чаллы зонасы торак инспекциясе тарафыннан үткәрелгән тикшерү барышында Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 15.05.2013 № 416 Карары белән расланган Күпфатирлы йорт белән идарә итү буенча эшкуарлык эшчәнлеген гамәлгә ашыру кагыйдәләренең бозылу очраклары ачыкланды, ә атап әйткәндә: милекчеләрнең карарыннан башка мөлкәттән түләүсез нигездә файдалану турында 2017 елның 30 гыйнварында 5 номерлы шартнамә төзелгән һәм керә торган ишекләрнең стеналарында (барлык сигез подъездныкында да), беренче катлардагы стеналарда (барлык сигез подъезда да) халык өчен мәгълүмат стендлары урнаштырылган, стендларда тарттырып-сузыла торган түбәләрне ясау һәм бу өлкәдә хезмәт күрсәтү белән шөгыльләнүче "АРТ ДОМ" компаниясе турында мәгълүматлар урнаштырылган, белешмә телефоннары һәм компаниянең слоганы күрсәтелгән.

РФ КоАП 7.23.3 статьясы буенча беркетмә төзелде һәм 2017 елның 29 маенда Чаллы шәһәренең Җәмәгать судына җибәрелде. "Центральный" ИК МУП административ хокук бозуда гаепле дип танылды һәм аңа карата 75000 (җитмеш биш мең) сум күләмендә административ штраф рәвешендә җәза билгеләнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International