Коммуналь хезмәтне законсыз туктату

2017 елның 29 мае, дүшәмбе

Чаллы зонасы торак инспекциясенә Чаллы шәһәрендә яшәүченең канализация буенча коммуналь хезмәте туктатылуга бәйле мөрәҗәгате нигезендә планнан тыш тикшерү үткәрелде. Тикшерү барышында ачыкланганча, коммуналь хезмәттән туктату нигезсез рәвештә башкарылган. Шуңа бәйле рәвештә, "Камстройсервис" ТЭИ ҖЧҖ  идарәче оешмасының вазыйфаи заты РФ КоАП 7.23 статьясы буенча административ җаваплылыкка тартылды һәм аңа карата 1000 сум күләмендә административ штраф салынды. Коммуналь хезмәтне күрсәтү җайга салынды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International