Лениногорск районында һәм Лениногорск шәһәрендә 2017 елда 21 йортны капиталь ремонтлау планлаштырылган. Билгеләнгән таләпләргә туры китереп, Торак йортларны капиталь ремонтлау программасында катнашу өчен подрядчы оешмалар сайлап алынды. Программаны үтәү эшендә барлыгы 9 подрядчы оешма катнаша.
Ремонт программасына түбәндәге сезонлы эш төрләре кертелгән: 9 йортта – түбә төзекләндерү; 6 йортта – кайнар су белән тәэмин итүнең инженерлык системаларын ремонтлау; 10 йортта – үзәктән җылытуның инженерлык системаларын ремонтлау; 16 йортта – фасадны ремонтлау; 20 йортта – подъездларны ремонтлау; 6 йортта – подвал бинасын ремонтлау.
Сайланма рәвештә үткәрелгән тикшерүләр барышында, йортларның капиталь ремонты үтәлешенә контрольлекне гамәлгә ашыру максатларында, подрядчы оешмаларның куркынычсызлык техникасы кагыйдәләрен үтәвенә һәм капиталь ремонт эшләренең сыйфатына махсус игътибар бирелә. 11 күпфатирлы йортны тикшергәндә подрядчы оешмалар тарафыннан җибәрелгән җитешсезлек очраклары ачыкланмады. Капиталь ремонт буенча барлык эшләр дә график нигезендә башкарыла. Башкарылган эшләр турында 18 520 745 сумлык 23 АКТ Бөгелмә зонасы торак инспекциясе тарафыннан килештерелде.