Чистай ш. идарәче оешмалары тарафыннан Чистай ЗТИ күрсәтмәсенең үтәлешен тикшерү нәтиҗәләре хакында

2017 елның 30 мае, сишәмбе

2017 елның 22 маенда Чистай шәһәре, Водников урамы, 19 йорт адресы буенча яшәүчеләрдән килгән мөрәҗәгатьне карау нәтиҗәсендә "Жилищник-5" ИК ҖЧҖ идарәче компаниясе адресына төтен юллары, җилләтү каналары эшендәге җитешсезлекләрне бетерү турында (бу каналлардагы чүп-чарларны чистарту), шулай ук түбәнең бер өлешендә корыч кәгазеннән ясалган түбә япмасының җитешсез урыннарын төзәтү турында күрсәтмә бирелде.    

2017 елның 29 маенда Чистай ЗТИ тарафыннан аталган күрсәтмәнең үтәлеше тикшерелде.

Тикшерү нәтиҗәсендә ачыкланганча, күрсәтмә үтәлмәгән, бу хакта идарәче компаниягә карата РФ КоАП 19.5 ст. 1 өлеше буенча беркетмә төзелде. Административ хокук бозу эше карап тикшерү өчен ведомство карамагы буенча Чистай районы җәмәгать судына җибәрелде.

Шуңа бәйле рәвештә, җитешсезлекләр юкка чыгарлымыйча калдырылганга, яңа күрсәтмә бирелде, аның үтәлеше Чистай ЗТИ контролендә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International