Әлмәт зонасы торак инспекциясе Әлмәт шәһәренең Шевченко урамы буенча 154 йортның 66 фатирында планнан тыш тикшерү үткәргәндә Россия Төзелеш министрлыгының 27.09.2003 № 170 Карары белән расланган "Торак фондын техник эксплуатацияләү кагыйдәләре һәм нормалары" бозылу очракларын ачыклады, ә атап әйткәндә: торак һәм ярдәмче биналарны үзирекле рәвештә үзгәртеп кору, үзгәртеп планлаштыру: фатир эчендәге бүлгеләрне демонтажлау.
Мөхәммәтҗанов Фәрит Сәлим улы РФ КоАП 7.21 ст. 2 өлешендә җаваплылык каралган административ хокук бозуда гаепле дип танылды һәм, аңа 2000 сум күләмендә штраф рәвешендә җәза билгеләнде, шулай ук 2017 елның 23 июненә кадәр бинаны проект торышына китерү күрсәтмәсе бирелде, яисә торак бинаны үзгәртеп коруны МБ БК белән килештерү эше кушылды.