Чаллы зонасы торак инспекциясе Чаллы шәһәренең Таң урамы буенча 205, 225 санлы йортларда куркынычсызлык техникасы кагыйдәләре үтәлешен тикшерде, бу йортларда капиталь ремонт эшләре башкарылды.
Контрольлек чаралары нәтиҗәсендә биек урыннарда эшләгәндә хезмәт сагы һәм куркынычсызлык техникасы кагыйдәләрен бозу очраклары ачыкланды. Әлеге мәгълүмат административ йогынты чараларын күрү өчен хезмәт инспекциясенә җибәрелде.
Чаллы шәһәренең Таң урамы буенча 205, 225 йортларда түбәне капиталь ремонтлау барышын тикшергәндә түбә япмасын каплау эшләрен башкарганда эш технологиясен бозу очраклары ачыкланды. "ВолгоЖилСтрой" ҖЧҖ генераль подрядчысына күрсәтмәләр бирелде, эшләр җитешсезлекләрне юкка чыгарганчыга кадәр туктатылды.