Гомуми милекне карап тоту кагыйдәләрен бозган өчен административ җаваплылыкка тарту хакында

2017 елның 26 мае, җомга

Буа шәһәренең Гагарин урамы буенча 21 санлы йортның 4 корпусында йорттагы гомуми милекне карап тотуга кагылышлы гражданнарның мөрәҗәгатен карап тикшергәндә үзәк инспекторлык бүлеге белгечләре Россия Төзелеш министрлыгының 27.09.2003 № 170 Карары белән расланган "Торак фондын техник эксплуатацияләү кагыйдәләре һәм нормалары" бозылу очракларын ачыклады, ә атап әйткәндә: түбә япмасындагы җитешсезлекләр (тишелгән җирләр, зәгыйфьләнгән фальцлар), түбәне киртәләүче җайланмаларның төзексезлеге, җилләткеч каналлары ишелү, сукмак такталары булмау. Җитешсезлек очракларына юл куйган өчен "УК-Буинск" ҖЧҖ вазыйфаи затына карата РФ КоАП 7.22 статьясы буенча беркетмә төзелде.  Торак инспекциясе карары нигезендә вазыйфаи зат РФ КоАП 7.22 ст. буенча 4000 сум күләмендәге административ штраф рәвешендә административ җаваплылыкка тартылды.

Моннан тыш, инспекция тарафыннан "УК-Буинск" ҖЧҖ карата ачыкланган җитешсезлекләрне бетерү күрсәтмәсе бирелде. Күрсәтелгән эшләрнең үтәлеше инспекция контрольлегенә алынды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International