Санитар-экология икеайлыгы кысаларында Чаллы зонасы торак инспекциясе тарафыннан йорт яны территорияләрнең торышын контрольдә тоту буенча чаралар үткәрелүе хакында

2017 елның 25 мае, пәнҗешәмбе

ТР Министрлар Кабинетының 21.03.2017 ел, № 527-р боерыгы нигезендә үткәрелүче санитар-экология икеайлыгы кысаларында Чаллы шәһәрендә  күпфатирлы торак йортларны, тротуарларын һәм ишегалларын чүп-чардан, кардан, боз катламыннан үз вакытыннан чистартуны тәэмин итү өлешендә закон таләпләренең үтәлеше Чаллы зонасы торак инспекциясе тарафыннан тикшерелә.

Кереселидзе б-ры буенча 1/88 номерлы торак йортның, Яшьлек проспекты буенча 39 номерлы торак йортның йорт яны территориясен тикшерү барышында җитешсезлек очраклары ачыкланды. Тикшерү нәтиҗәсендә "Паритет" ИК ҖЧҖ вазыйфаи затына, "Ремжилстрой" ИК ҖЧҖ вазыйфаи затына карата РФ КоАП 7.22 ст. буенча административ хокук бозулар турында беркетмәләр төзелде һәм 8000 сум күләмендә административ штрафлар салынды. Шулай ук ачыкланган бозуларны бетерү турында күрсәтмәләр бирелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International