Гражданнарның мөрәҗәгатен карап тикшерү чарасын үткәргәндә ачыкланганча, "КамгэсЗЯБ" ҖЧҖ ресурс белән тәэмин итү оешмасы җирле үзидарә органы Карарында билгеләнгән вакыттан алдарак күпфатирлы йортка (ЗЯБ-1, 2, 3) җылылык энергиясен бирүне туктаткан. Шулай ук оешма кайнар су белән тәэмин итү (компонент) ихтыяҗлары өчен дә коммуналь хезмәттән өзүнең рөхсәт ителгән чик вакытын арттырып җибәргән. Шул рәвешле халыкны коммуналь хезмәтләр белән тәэмин итү нормативлары бозылган, бу исә "КамгэсЗЯБ" ҖЧҖен РФ КоАП 7.23 ст. буенча, 5000 сум күләмендә штраф салып, административ җаваплылыкка тарту өчен нигез булды. Инспекция күрсәтмәсе нигезендә кайнар су белән тәэмин итү буенча коммуналь хезмәтне бирү нормага китерелде.