Нурлат ш. идарәче оешмалары тарафыннан Чистай ЗТИ күрсәтмәләренең үтәлешен тикшерү нәтиҗәләре хакында

2017 елның 18 мае, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Татарстан Республикасында торак пунктларның территорияләрен чистарту буенча санитар-экологик икеайлык турындагы 21.03.2017 ел, № 527-р боерыгын үтәү максатында Нурлат шәһәрендә Чистай ЗТИ тарафыннан йорт яны территорияләрендә инспекция тикшерүләре уздырылды. Ачыкланган җитешсезлек очракларын юкка чыгару өчен идарәче оешмаларга 2017 елның 17 маена карата 55 күрсәтмә бирелде.  

2017 елның 18 маенда Чистай ЗТИ тарафыннан аталган күрсәтмәләрнең үтәлеше тикшерелде.

Тикшерү нәтиҗәсендә ачыкланганча, 53 күрсәтмә үтәлгән, актлар белән ябылган, ә вакытында үтәлмәгән 3 күрсәтмә буенча РФ КоАП 19.5 ст. 1 өлеше буенча ("Уют" ИК ҖЧҖ карата – 1, "Яшьлек" ҖЧҖ директорына карата – 1 һәм "Экодом" ҖЧҖ карата – 1) 3 беркетмә төзелде. Административ эшләр карап тикшерү өчен ведомство карамагы буенча Нурлат районы җәмәгать судына җибәрелде.

Шуңа бәйле рәвештә, җитешсезлекләр юкка чыгарлымыйча калдырылганга, яңа күрсәтмәләр бирелде, аларның үтәлеше Чистай ЗТИ контролендә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International