Капиталь ремонт үткәргәндә куркынычсызлык техникасы кагыйдәләре бозылуны ачыклау турында

2017 елның 17 мае, чәршәмбе

Теләче муниципаль районында күпфатирлы йортларны капиталь ремонтлау барышын тикшергәндә биек урыннарда эшләр башкарганда куркынычсызлык техникасы кагыйдәләрен бозу фактлары ачыкланды.

Теләче авылының 1 нче кооператив урамы буенча 5 номерлы йортны тикшергәндә ачыкланганча, монтажлау баскычлары билгеләнгән таләпләрне бозып ясалган (фасадтагы газүткәргечкә беркетелгән), шулай ук түбәдә эш башкаручы эшчеләрнең саклык канатлары һәм каскалары юк иде.

Ачыкланган бозу очракларының подрядчы оешма хезмәткәр(ләр)енең, шулай ук гражданнарның гомеренә һәм (яки) сәламәтлегенә зыян китерү куркынычы тудыруын исәпкә алып, административ йогынты чараларын күрү өчен материаллар Татарстан Республикасының Дәүләт хезмәт инспекциясенә җибәрелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International