Кайнар су белән тәэмин итү хезмәтен сыйфатсыз күрсәтү

2017 елның 16 мае, сишәмбе

Түбән Кама шәһәренең Химиклар урамы буенча 5 санлы йортта яшәүченең кайнар суның төсенә карата норматив таләпләргә җавап бирмәве турындагы мөрәҗәгате буенча Түбән Кама зонасы торак инспекциясе тарафыннан планнан тыш тикшерү үткәрелде. ТКЗТИ күрсәтмәсе нигезендә кайнар суга "Южное" ТКХ ИК ҖЧҖ идарәче компаниясе тарафыннан үткәрелгән лаборатория тикшерүләре нәтиҗәсендә тутыккан су килү факты расланды.

"Южное" ТКХ ИК ҖЧҖ тарафыннан күрелгән чаралар нәтиҗәсендә, кайнар суның сыйфаты СанПиН 2.1.4.2496-09 "Кайнар су белән тәэмин итү системаларының куркынычсызлыгын тәэмин итүгә карата гигиена таләпләре" таләпләренә туры китерелде һәм мөрәҗәгать итүченең фатирында һәм йортта кайнар суга карата яңадан үткәрелгән лаборатория тикшерүләре барышында расланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International