Түбән Кама шәһәренең Кораб урамы буенча 19 санлы йортта яшәүченең түбәдән су үтүгә бәйле мөрәҗәгатен карап тикшерү буенча Түбән Кама зонасы торак инспекциясе тарафыннан үткәрелгән планнан тыш тикшерү нәтиҗәсендә һәм тикшерү барышында ачыкланган җитешсезлек очраклары буенча "Вокзал" ТКХ ИК ҖЧҖ идарәче компаниясе директоры инспекция тарафыннан Россия Федерациясенең Административ хокук бозулар турында кодексының 7.22 статьясы ("Торак йортларны карап тоту һәм ремонтлау кагыйдәләрен бозу") буенча 4000 сум күләмендә штраф рәвешендә административ җәзага тартылды.
ТКЗТИ күрсәтмәсе нигезендә түбәдәге җитешсезлекләр бетерелде, гомуми кухняда һәм коридорларда су басу урыннары агымдагы төзекләндерү барышында ремонтланды.