Капиталь ремонт объектларында куркынычсызлык техникасы кагыйдәләре бозылу турында

2017 елның 15 мае, дүшәмбе

2017 елда Зәй муниципаль районы территориясендә урнашкан күпфатирлы йортларда гомуми милекне капиталь ремонтлауның төбәк программасын тормышка ашыруда кыска вакытлы планны үтәү кысаларында 17 торак йортта төзекләндерү эшләре планлаштырылган.

Сайланма рәвештә үткәрелгән тикшерүләр барышында, йортларның капиталь ремонты үтәлешенә контрольлекне гамәлгә ашыру максатларында, подрядчы оешмаларның куркынычсызлык техникасы кагыйдәләрен үтәвенә махсус игътибар бирелә.

Заречная урамы буенча 20 номерлы торак йортта түбә ремонтлау буенча эшләр алып барганда Инспекция ачыклаган җитди хокук бозу очраклары буенча "ТАТСПЕЦСТРОЙ" ҖЧҖ подрядчы оешмасына карата тикшерү материаллары Татарстан Республикасының Дәүләт хезмәт инспекциясенә җибәрелде.

ТКЗТИ тарафыннан материалларны карап тикшерү нәтиҗәсендә "ТАТСПЕЦСТРОЙ" ҖЧҖ подрядчы оешмасы Россия Федерациясенең Административ хокук бозулар турында кодексының 5.27.1 ст. 1 өлешендә җаваплылык каралучы административ хокук бозуда гаепле дип танылды, аңа 55,0 мең сум күләмендә административ штраф билгеләнде.

Тикшерү барышында ачыкланган төп җитешсезлек очраклары: эш урынында инструктаж үткәрелүе турында раслый торган документларның, эшчеләрдә таныклыкларның, биектә эшләр башкаруга наряд-рөхсәт кәгазьләренең булмавы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International