«Вокзал» ТКХ ИК ҖЧҖ һәм «Кама» ТКХ ИК ҖЧҖ идарәче компанияләренең вазыйфаи затларын административ җаваплылыкка тарту турында

2017 елның 12 мае, җомга

Түбән Кама зонасы торак инспекциясе тарафыннан, Түбән Кама шәһәре прокуратурасы белән берлектә, Түбән Кама муниципаль районындагы идарәче оешмалар тарафыннан идарәлекләрендә булган күпфатирлы йортларны карап тоту һәм ремонтлау өлешендә торак законнары таләпләренең үтәлешенә карата тикшерүләр үткәрелде. Йортта гомуми милекне (түбәне, чормаларны, баскыч мәйданчыкларын) карап тоту өлешендә ачыкланган җитешсезлек очраклары буенча Түбән Кама шәһәре прокуроры тарафыннан «Вокзал» ТКХ ИК ҖЧҖ һәм «Кама» ТКХ ИК ҖЧҖ идарәче компанияләренең вазыйфаи затларына карата Россия Федерациясе Административ хокук бозулар турында кодексының  7.22 статьясы («Торак йортларны карап тоту һәм ремонтлау кагыйдәләрен бозу») буенча административ хокук бозулар турында эшләр кузгатылды, аларны карап тикшерү нәтиҗәсендә Түбән Кама зонасы торак инспекциясе башлыгы карарлары нигезендә югарыда атап үтелгән идарәче компанияләрнең директорлары, гомуми 16 000 сумлык штраф салынып, административ җаваплылыкка тартылды.

«Вокзал» ТКХ ИК ҖЧҖ һәм «Кама» ТКХ ИК ҖЧҖ идарәче компанияләре адресына ачыкланган җитешсезлекләрне бетерү турында шәһәр прокуроры тарафыннан йогынты актлары чыгарылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International