2017 елның 11 маена карата Чистай ЗТИ контролендә булган барлык муниципаль районнарда, биш тәүлек дәвамында уртача һава температурасы +8 градустан югары булуы билгеләнү аркасында, 2016-2017 елларда җылыту чорын тәмамлау турында карар кабул ителде.
2016-2017 елларда җылыту чоры барышында Чистай ЗТИ тарафыннан, сыйфатсыз күрсәтелгән җылы белән тәэмин итү хезмәтенә кагылышлы мәсьәләләрдә гражданнардан килүче мөрәҗәгатьләргә үз вакытында йогынты ясау максатларында, "кайнар линия" телефоны эше оештырылды. "Кайнар линия" телефонына гражданнардан барлыгы 10 мөрәҗәгать килде. Гражданнардан килгән мөрәҗәгатьләрнең барысы да Чистай шәһәрендә яшәүче кешеләрдән, алар билгеләнгән тәртиптә Чистай ЗТИ тарафыннан карап тикшерелде. Тикшерүләр нәтиҗәсендә 1 күрсәтмә бирелде, ул билгеләнгән чорында үтәлде.
Тулаем алганда, 2016-2017 елларда җылыту чоры ЧЗТИ тарафыннан контрольдә тотылучы Аксубай, Алексеевск, Әлки, Нурлат, Спас һәм Чистай районнарында авырлыкларсыз, аварияләрсез һәм гадәттән тыш хәлләрсез узган, җылы белән тәэмин итүдән өзеп торулар күзәтелмәгән.
Хәзерге вакытта идарәче оешмалар тарафыннан киләсе җылыту чорына әзерлек эшләре башланды, җылыту системаларын юдыру һәм алардан һава кудырту графиклары төзелә. Чистай шәһәренең "Жилищник-3" ИК ҖЧҖ һәм "Наш дом" ИК ҖЧҖ идарәче оешмалары тарафыннан тиешле графиклар Чистай ЗТИ тапшырылды.