9 майда, Бөек Ватан сугышында җиңү көнендә, бөтен Россия буйлап "Үлемсез полк" акциясе узды, ул Россиянең зур һәм кечкенә шәһәрләрен берләштереп кенә калмыйча, бөтен дөньяны колачлаган зур күләмле чарага әверелде.
Бөгелмәдә "Үлемсез полк"ка биш мең ярымнан артык кеше җыелды. Искә алу маршының юлы Советлар Союзы Геройлары Газинур Гафиатуллин белән Муса Җәлил урамнары буенча "Мәңгелек дан" мемориалына кадәр дәвам итте.
Бөгелмә зонасы торак инспекциясе коллективы Бөек Җиңүнең 72 еллыгына багышланган чараларда актив катнашты. Бу безнең уртак Хәтер көне. Бу Бөек Батырлык Көне. Ул безнең һәркайсыбызда һәм буыннан буынга күчә бара.