Коммуналь хезмәтләрне күрсәтү кагыйдәләрен бозган өчен административ җаваплылыкка тарту хакында

2017 елның 10 мае, чәршәмбе

Яшел Үзән шәһәренең Осиново ав., Гайсин ур. буенча 3 санлы йортта "кайнар су белән тәэмин итү" коммуналь хезмәте күрсәтелүнең канәгатьләндерерлек булмавына карата гражданнардан килеп ирешкән мөрәҗәгать ТР ДТИ Үзәк инспекторлык бүлеге хезмәткәрләре тарафыннан планнан тыш урынга чыгып тикшерелде.

"Кайнар су белән тәэмин итү" коммуналь хезмәтен сыйфатын бозып күрсәтү фактына җирлек бар иде.

Кайнар су белән тәэмин итү буенча коммуналь хезмәтне тиешенчә күрсәтмәгән өчен "Жилсервис ИК" ҖЧҖ карата РФ КоАП 7.23 ст. буенча беркетмә төзелде. Инспекция карары нигезендә "Жилсервис ИК" ҖЧҖ, 5000 сум күләмендә административ штраф салынып, административ җаваплылыкка тартылды.

Моннан тыш, "Жилсервис ИК" ҖЧҖ карата кайнар су белән тәэмин итүне нормага китерү күрсәтмәсе бирелде.

Күрсәтелгән эшләрнең үтәлеше инспекция контрольлегенә алынды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International