Кайнар су белән тәэмин итү буенча коммуналь хезмәтнең сыйфатсыз күрсәтелүе

2017 елның 5 мае, җомга

Бөгелмә шәһәренең Сельхозтехника урамы буенча 1 санлы йортта яшәүчеләрнең коммуналь хезмәтнең сыйфатсыз күрсәтелүенә (кайнар су белән тәэмин иткәндә температура режимы бозылу) бәйле мөрәҗәгатен карап тикшерү барышында Бөгелмә зонасы торак инспекциясе РФ Хөкүмәтенең 06.05.2011 № 354 карары белән расланган Гражданнарга коммуналь хезмәтләр күрсәтү кагыйдәләрен бозу очрагын ачыклады. Тикшерү нәтиҗәләре буенча БЗТИ тарафыннан ачыкланган җитешсезлек очрагын бетерү турында күрсәтмә бирелде.

Күрсәтмәне тикшерү нәтиҗәсендә, элек ачыкланган җитешсезлекләрне бетермәгән өчен, "Нефтяник" ИК ҖЧҖ юридик затына карата инспекция тарафыннан РФ КоАП 19.5 ст. буенча беркетмә төзелде һәм карау өчен Бөгелмә шәһәре җәмәгать судына җибәрелде.

Җитешсезлекне бетерү өчен яңа күрсәтмә бирелде.

Җитешсезлекне бетерү эше БЗТИ контролендә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International