Уртак мөлкәтне карап тоту кагыйдәләрен бозган өчен административ җаваплылыкка тарту хакында

2017 елның 3 мае, чәршәмбе

Тукай районы, Бәтке авылының Яңа урамы буенча 7 номерлы йортта гомуми милекне карап тоту турында милекчедән килгән мөрәҗәгатьне карау барышында Чаллы зонасы торак инспекциясе инспекторы Россия Төзелеш министрлыгының 27.09.2003 № 170 карары белән расланган "Торак фондын техник эксплуатацияләү кагыйдәләре һәм нормалары" бозылу очракларын ачыклады, ә атап әйткәндә: түбәне тикшергәндә түбә япмасын карап тотуда җитешсезлекләр билгеләнде.  Җибәрелгән җитешсезлек очраклары өчен "Доверие" идарәче компаниясе" ҖЧҖ вазыйфаи затына карата РФ КоАП 7.22 статьясы буенча беркетмә төзелде. ТКЗТИ башлыгы карары нигезендә вазыйфаи зат РФ КоАП 7.22 ст. буенча 4000 сум күләмендәге административ штраф рәвешендә административ җаваплылыкка тартылды.  Ачыкланган җитешсезлекләрне бетерү өчен күрсәтмә бирелде. Күрсәтелгән эшләрнең үтәлеше инспекция контрольлегенә алынды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International