Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 21.03.2017 ел, № 524-р боерыгын һәм ТР ДТИнең 29.03.2017 ел, № 100 боерыгын үтәү максатында, 2017 елның 1 апреленнән башлап 2017 елның 31 маена кадәр Татарстан Республикасында шәһәрләрнең һәм муниципаль районнарның территорияләрен чистарту буенча санитар-экологик икеайлыгын үткәрүгә бәйле рәвештә, Чистай ЗТИ тарафыннан 2017 елның 26 апреленә карата Аксубай, Алексеевск, Әлки, Нурлат, Спас һәм Чистай муниципаль районнарында 156 торак йортның йорт яны территориясе тикшерелде. 98 йорт яны территориясенең санитар торышы канәгатьләндерерлек түгел дип табылды, 6 йорт территориясендә шулай ук балалар өчен уен мәйданчыкларының һәм кече архитектура рәвешләренең канәгатьләндерерлек торышта булмавы ачыкланды.
Ачыкланган җитешсезлекләрне юкка чыгару өчен идарәче оешмаларга карата 98 күрсәтмә бирелде, аларның үтәлеше инспекция контроленә алынды.