2017 елның 1 кварталында БЗТИгә Азнакай, Бөгелмә, Баулы, Лениногорск һәм Ютазы муниципаль районнарында яшәүчеләрдән торак фондын карап тотуның канәгатьләндерерлек булмавы һәм торак-коммуналь хуҗалык хезмәтләрен күрсәтүнең сыйфатсыз булуына кагылышлы 324 мәсьәлә буенча 295 мөрәҗәгать керде, шул исәптән:
Гражданнарның мөрәҗәгатьләрен карау нәтиҗәләре буенча 242 акт төзелде, 161 җитешсезлек очрагы ачыкланды, идарәче оешмаларга карата ачыкланган җитешсезлекләрне юкка чыгару турында 98 күрсәтмә бирелде, РФ КоАП 7.21; 7.22; 7.23 ст. буенча административ хокук бозулар турында 12 беркетмә төзелде, БЗТИ башлыгы тарафыннан 30,00 мең сумлык административ штрафлар салу турында 12 карар чыгарылды.
Гражданнардан кергән мөрәҗәгатьләрнең 169ы урынга чыгып тикшерелде, 126 мөрәҗәгать буенча аңлатмалар бирелде, 34 мөрәҗәгать БЗТИ контролендә кала.