Бөгелмә шәһәренең Гафиатуллин ур. буенча 45 санлы йортта яшәүчеләрнең подвал бинасын су басуга кагылышлы мөрәҗәгатен карап тикшерү барышында Бөгелмә зонасы торак инспекциясе тарафыннан Торак фондын техник экспулатацияләү кагыйдәләре һәм нормалары бозылу очраклары ачыкланды, ә атап әйткәндә, подвал бинасын су баскан иде. Бөгелмә ш. "Спектр" ИК ҖЧҖ вазыйфаи затына карата РФ КоАП 7.22 ст. буенча "торак йортларны һәм (яки) торак биналарны карап тоту һәм ремонтлау кагыйдәләрен бозган" өчен административ хокук бозу турында беркетмә төзелде һәм билгеләнгән тәртиптә күрсәтмә бирелде. Җитешсезлекләр бетерелгәнчегә кадәр мөрәҗәгать БЗТИ контрольлегендә булачак.