Гомуми милекне карап тоту кагыйдәләрен бозган өчен административ җаваплылыкка тарту хакында

2017 елның 21 апреле, җомга

Казан ш. Ферганская урамы буенча 7 санлы йортта яшәүчеләрнең гомуми милекне карап тоту турындагы мөрәҗәгатен карап тикшерү барышында үзәк инспекторлык бүлеге белгечләре тарафыннан Россия Төзелеш министрлыгының 27.09.2003 № 170 карары белән расланган "Торак фондын техник эксплуатацияләү кагыйдәләре һәм нормалары" бозылу очраклары ачыкланды, ә атап әйткәндә: подвал бинасында су бүлү системасы торбаүткәргечләренең (ревизияләрнең, чистарткычларның капкачлары ябылмаган) һәм җылытучы торбаүткәргечләренең җылылык изоляциясенең төзек түгел, ВРУ электр щитлары ишекләрендә бик җайланмалары юк һәм уртак файдаланыла торган урыннарда электр чыбыклары чуалган, подъездларга керә торган әвеслекләр өстендә гидроизоляция катламы юк, подъездлардагы тәрәзә уемнары тулысынча пыяла белән тышланмаган, нигез фундаментында урыны-урыны белән җимерек урыннар һәм чокырлар, подъездларга керә торган болдырда яктырткыч арматурасы өлешчә юк. Җибәрелгән җитешсезлек очраклары өчен "Заречье" ИК" ҖЧҖ вазыйфаи затына карата РФ КоАП 7.22 статьясы буенча беркетмә төзелде. Торак инспекциясе карары нигезендә вазыйфаи зат РФ КоАП 7.22 ст. буенча 4000 сум күләмендә административ штраф рәвешендә административ җаваплылыкка тартылды.

Моннан тыш, инспекция тарафыннан "Заречье" ИК" ҖЧҖ карата ачыкланган җитешсезлекләрне бетерү күрсәтмәсе бирелде. Күрсәтелгән эшләрнең үтәлеше инспекция контрольлегенә алынды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International