2017 елгы кыска чорлы капиталь ремонт программасын тормышка ашыру барышы турында

2017 елның 20 апреле, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы территориясендә күпфатирлы йортларда гомуми милекне капиталь ремонтлау буенча Төбәк программасын тормышка ашыруның 2017 елга расланган кыска чорлы планы нигезендә түбәндәгеләрдә капиталь ремонт ясау планлаштырыла: Азнакай шәһәрендә һәм Азнакай районында – 30 йортта, Баулы шәһәрендә һәм Баулы районында – 7 йортта, Бөгелмә шәһәрендә һәм Бөгелмә районында – 57 йортта, Лениногорск шәһәрендә һәм Лениногорск районында – 21 йортта, Ютазы районындагы Урыссу штп – 14 йортта. Капиталь ремонт программасына кертелгән 129 йортның барысы да инспекция тарафыннан тикшерелде. Планлаштырылган эш төрләрен башкаруга карата җитешсезлек исемлекләре Бөгелмә зонасы торак инспекциясе тарафыннан килештерелде.

 2017 елның 20 апреленә карата төзү-монтажлау эшләрен башкаруга карата 107 шартнамә теркәлде. 91 йортта капиталь ремонтлау эшләре башланды; шул исәптән, Азнакай МБ – 16 йортта, Баулы МБ – 7 йортта, Бөгелмә МБ – 38 йортта, Лениногорск МБ – 18 йортта, Ютазы МБ – 13 йортта. КФЙда алып барыла торган капиталь ремонт эшләренең сыйфатына карата БЗТИ инспекторлары тарафыннан 170 мәртәбә тикшерү үткәрелде, җитди кагыйдә бозу очраклары ачыкланмады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International