Казан шәһәре торак инспекциясе тарафыннан Казан шәһәрендә күпфатирлы йортларда фатирларны законсыз рәвештә үзгәртеп планлаштыру һәм җиһазлау очракларын ачыклау буенча тикшерүләр үткәрелә.
ПиН 1.7.1 буенча торак биналарны үзгәртеп җиһазлау түбәндәгеләрне үз эченә алырга мөмкин: газ плитәләре урынына көнкүрештәге электр плитәләрен яки кухня утларын урнаштыру, җылытучы сантехника һәм газ җайланмаларының урыннарын күчерү, яңа бәдрәф, ванна бүлмәләре ясау яки гамәлдә булганнарын үзгәртү, килүче һәм китүче торбаүткәргечләрнең, электр челтәрләренең яңаларын салу яки булганнарын алмаштыру, душ кабинкаларын урнаштыру җайланмаларын, джакузилар, куәтле кер юу машиналары һәм башка төрле сантехника һәм яңача эшләнгән көнкүреш җайланмалары урнаштыру һәм алмаштыру.
Торак биналарны үзгәртеп планлаштыру түбәндәгеләрне үз эченә алырга мөмкин: бүлгеләрне күчерү яки сүтү, ишек уемнарын күчерү һәм ясау, күп бүлмәле фатирларны эреләтү яки ваклау, өстәмә кухнялар һәм санузеллар кору, өстәмә биналар хисабына торак мәйданын арттыру, чоланнарны һәм фатир аша кухняга яки торак бүлмәгә керә торган җирләрне бетерү, гамәлдәге тамбурларны кору яки үзгәртеп кору.
РФ КоАП 7.21 ст. буенча торак йортларны, торак биналарны бозган өчен, ягъни алардагы җайланмаларны бозган, торак йортларны һәм (яки) торак биналарны үзирекле рәвештә үзгәртеп корган һәм (яки) үзгәртеп планлаштырган өчен яисә аларны билгеләнеше буенча файдаланмаган өчен, 1 өлеше буенча бер мең сумнан алып бер мең дә биш йөз сумга кадәр административ штраф, 2 өлеше буенча ике мең сумнан алып ике мең дә биш йөз сумга кадәр административ штраф каралган.
2017 елның 1 кварталы өчен Казан шәһәре торак инспекциясе тарафыннан әлеге статья буенча административ хокук бозу турында 41 беркетмә төзелгән һәм 70 мең сумлык суммага карарлар чыгарылган. Бу юнәлештә эш дәвам итә, шуңа бәйле рәвештә эшләрне башкарганда милекчеләргә КШТИ гамәлдәге законнарны үтәргә киңәш итә.