"КФЙ белән идарә итү буенча эшчәнлектә актуаль мәсьәләләр" семинары турында мәгълүмат

2017 елның 19 апреле, чәршәмбе

Казан шәһәре торак инспекциясе Казанда халкына хәбәр җиткерә: 2017 елның 07 июнендә 10:00 сәгатьтән 17:00 сәгатькә кадәр Казан шәһәрендә (Односторонка Гривки ур., 1 й., "Амакс Сафар отеля" конференцияләр залында) Россиянең иң яхшы эксперты Кокин Игорь Александрович катнашында "КФЙ белән идарә итү буенча эшчәнлектә актуаль мәсьәләләр" темасына махсуслаштырылган семинар булачак.

Чарада эксперт 2016 елда РФ торак законнарына кертелгән иң әһәмиятле үзгәрешләргә аңлатмалар бирәчәк. 2016 елның декабрендә нормаларга әһәмиятле төзәтмәләр кабул ителде, алар түбәндәгеләрне җайга сала: ТКХ ДМС белән хезмәттәшлек итү (28.12.2016 N469-ФЗ Федераль закон), ККК белән эш итү тәртибе (28.12.2016 N486-ФЗ Федераль закон), карап тоту өчен түләү составында ОДН өчен коммуналь хезмәтләрнең бәясен хисаплау (26.12.2016 N1498 РФ ХК), коммуналь хезмәтләр өчен түләү зурлыгын исәпләгәндә арттыручы коэффициентларны куллану (29.06.2015 N176-ФЗ Федераль закон, 29.06.2016 N603 РФ ХК, 27.02.2017 N232 РФ ХК), капиталь ремонт фонды формалаштыру тәртибе (28.12.2016 N498-ФЗ Федераль закон), иҗтимагый торак контрольлеген гамәлгә ашыру тәртибе (26.12.2016 N1491 РФ ХК). Семинар программасына (семинар программасы теркәлә) санап үтелгән норматив-хокукый актларны куллану тәртибенә карата аңлатмалар кертелә. Моннан тыш, семинарда һәр катнашучы өстәмә (хәтта семинар программасына кертелмәгән) сораулар бирү һәм тулы җаваплар алу һәм эксперт киңәшләрен алу мөмкинлегенә ия булачак.

Семинарда бары тик алдан теркәлеп кенә катнашырга мөмкин. Катнашу шартлары, бәясе, ташламалар турында мәгълүмат алу һәм семинарда теркәлү өчен www.acato.ru сайтыннан, e-mail: gkh@acato.ru яки 8-800-700-60-58 телефоны аша (РФ буенча шалтыратулар бушлай) файдаланырга мөмкин. Элемтә өчен: Скосарева Наталья Николаевна.

Семинар сораулары:

1. 2014-2016 елларда РФ торак законнарында булган әһәмиятле үзгәрешләргә күзәтү,

2. Коммуналь хезмәтләр һәм коммуналь ресурслар өчен исәп-хисап үзенчәлекләре,

3. Торак биналарны карап тоту һәм капиталь ремонтлау үзенчәлекләре,

4. Милекчеләрнең гомуми җыелышы беркетмәсенең эчтәлегенә һәм рәсмиләштерелешенә карата яңа таләпләр.

5.ТКХ ДМС системасында мәгълүмат урнаштыру.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International