Күзәтчелек органы күрсәтмәсен үтәмәгән өчен җәзага тарту

2017 елның 18 апреле, сишәмбе

Казан шәһәренең Н.Назарбаев урамы буенча 78 санлы йортта баскыч урыннарын даими җыештыруны һәм йорт яны территориясендә чүплек савытлары урнаштыруны оештыру өлешендә бирелгән күрсәтмәне билгеләнгән вакытында үтәмәгән өчен торак инспекциясе тарафыннан "Вахитов районы идарәче компаниясе" ҖЧҖ карата РФ КоАП 19.5 статьясының 24 өлешендә каралган административ хокук бозу турында беркетмә төзелде һәм Казан шәһәренең Мәскәү районы җәмәгать судына карап тикшерү өчен җибәрелде.

Мәскәү районы буенча Җәмәгать судьясының карары нигезендә "Вахитов районы идарәче компаниясе" ҖЧҖ административ хокук бозуны кылуда гаепле дип танылды һәм аңа 100000 сум күләмендә административ штраф рәвешендә җәза билгеләнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International